Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Мавыктыргыч Татарстан"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

30 августта Татарстан халкы үз дәүләтчелегенең тууын — Республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. Татарстан Республикасы көне-төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Республика көненә китап күргәзмәсе оештыру планлаштырыла. Анда Татарстан халыкларының тарихын, күпмилләтле мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган китаплар һәм вакытлы басмалар, аның символлары тәкъдим ителәчәк.