Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Ленинград блокадасы»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Ленинград  1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен  бу үлем исе аңкып торган  иң авыр  872 көн була.  Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә  2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып  кереп калды. Бу тарихи вакыйга турында тематик сәгать үткәрү планлаштырыла. Үсеп килүче буын блокада, сугыш турында белергә һәм Сугыш кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиеш.