Мелекесская сельская библиотека - филиал № 13

Мәләкәс авыл китапханәсенең актив укучысы Евграфов Николайга 75 яшь.

 Җир йөәендә тырыш, гадел, сабыр холыклы, җитез, зирәк һәм дә тормыш сөючән кешкләр була. Мәләкәс авылында гомер итүче хезмәт ветераны Николай Федорович Евграфов менә шундый затларның берсе. Николай Федорович шушы көннәрдә үзенең 75 яшлек юбилеен билгеләп үтте. ул гомере буе механизатор, көнне-төнгә ялгап колхоз басуларыннан кайтып кермичә иген үстерүдә эшләгән. Тормыш иптәше Мария Федоровна белән 54 ел гомер итеп өч кыз тәрбияләп үстергәннәр., хәзер инде юбилярның оныкчыклары да бар. Николай Федорович бүгенге көндә актив тормыш алып бара. Ул күпләргә үрнәк булырлык кеше, хәзер дә китапханәнең актив укучысы, ул ветераннар арасында оештырылган спорт ярышларыннан да читтә калмый. Николай Федорович "Питрау" халык фольклор коллективының солисты, җырга - моңга гашыйк кеше, авылда узган бер бәйрәм дә аннан башка үтми, ул һәрчак сәхнә түрендә.

Ветераныбызны гомер бәйрәме белән котлау өчен истәлекле бүләк алып, без Евграфовлар йортына юнәлдек. Без килгәндә юбилярны тәбрикләргә туган-тумачалары, балалры җыелган иде. Николай Федорович үзе исә, калын-калын җыр китапларын таратып салган, якыннарына башкару өчен җыр сайлау белән мәшгул иде. Билгеле, сәнгаткә гашыйк кекшегә иң зур бүләк - җыр, без дә аңа юбилее белән котлап үзебезнең матур җырларыбызны бүләк иттек.