Мелекесская сельская библиотека - филиал № 13

Яңалык

Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мәләкәс авылында куп кенә чаралар узды.

Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мәләкәс авылында куп кенә чаралар узды. Авыр хәлдә булучы инвалидларга бүләкләребезне өйләренә барып тапшырдык. Ункөнлек “Кайсыгызның кулы җылы” дип аталган бәйрәм кичәсе белән тәмамланды.

Мәләкәс авыл китапханәсенең актив укучысы Евграфов Николайга 75 яшь.

Җир йөзендә тырыш, гадел, сабыр холыклы, җитез, зирәк һәм дә тормыш сөючән кешеләр була. Мәләкәс авылында гомер итүче хезмәт ветераны Николай Федорович Евграфов менә шундый затларның берсе. Николай Федорович шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.