Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Моң белән тулы бу күңел/ В мелодии душа народа»

Җыр – гомер ул, җан авазы,
Җыр исән – халык яши.
Җырда кабат туа җиргә,
Җыр белән сөртә яшен.
7нче май көнне «ШаЯрыш» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте студентлары белән «Моң белән тулы бу күңел/ В мелодии душа народа» дип аталган бәйге үткәрде. Чара яшьләрдә үз туган телләренә, җыр сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам, туган якка карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды. Катнашучылар 5 турдан торган конкурста халык җырлары, әниләр, мәхәббәт, туган як, Җиңү бәйрәменә багышланган җырларны тыңлап, аның нинди җыр, башкаручысын әйттеләр.