Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа китап

 

 

_________________________________________________________________________________

 

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары бездән көннән-көн ераклаша. Әмма Җинү таңы атканнан соң инде бик күп вакыт үтсә дә, каһарман фронтовикларның образлары һич тоныкланмый – киресенчә, тагын да ачыграк, яктырак булып балкый бара. Аларның һәркайсының язмышлары төрлечә. Берәүләре сугыштан исән кайтса, икенчеләренең гаиләләренә авыр кайгылы “кара хатлар” килгән; өченчеләренә шул зилзиләле чорда хәбәрсез югалган; дүртенчеләре исә Хәрби дан күгендә якты йолдыз булып кабынган...