Центральная библиотека им. Г. Тукая

Милли моң

Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм гөрләп узды. Безнең Тукаебыз туган тел белән беррәттән татар халкы җырларын, көйләрен дә бик яраткан, үзе дә матур итеп җырлый торган булган. Шул уңайдан, Үзәк китапханә каршында эшләп килуче “Яшьлегем чишмәләре”дип аталган өлкәннәр клубы баянисты Нургали Дәүләтшин теләгән шәһәрдәшләребезгә, балаларга гармунда уйнау күнекмәләре буенча осталык сәгате үткәрде. Милли моңга мәхәббәт, гармунда уйнау теләге уяту максатыннан гармуннар турында әңгәмә корды, гармунда татар җырларын матур итеп уйнап күрсәтте.

 Баянист нашего города Нургали Давлетшин провел мастер-класс по игре на баяне. Он рассказал об истории возникновения музыкального инструмента, показал, как правильно держать инструмент, рассказал об игре по слухам и нотам и дал разъяснение по правой и левой клавиатурам баяне и исполнил татарские народные песни. Участникам мастер-класса представилась возможность самим попробовать сыграть на музыкальном инструменте.