Центральная библиотека им. Г. Тукая

Каллиграфия

26 нчы апрель -  татар шигъриятенең иң якты йолдызы,  милләтебезнең йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. 
Шул уңайдан шәһәребезнең ял паркында зур күләмдә Шигърият бәйрәме үтте.
Килгән кунакларыбызга әдәби мирасыбызның кыйммәтле ядкярләре безнең көннәргә гарәп язуында килеп җиткәнлеге, шул графикада язылган китаплар турында мәгълүмат бирелде.
Ә инде, кара һәм каләм ярдәмендә, гарәпчә "китап" сүзен үз куллары белән язып карау күпләр өчен бик кызыклы, мавыктыргыч булды.