Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе
Габдулла Тукай
Бүген татар телен өйрәнергә теләүче шәһәрдәшләребез өчен дәресебездә «Гаилә» темасы алынды. Әлеге темага кагылышлы лексика, тартым кушымчаларының дөрес ялганышы өйрәнелде. Үтелгән лексиканы сөйләмдә активлаштыру, белемнәрне ныгыту, системалаштыру өстендә эш алып барылды.