"Җәйге эстрада"
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
29 август - Республика һәм шәһәр көне. Бу көнне 13-17.00 сәгатькә кадәр шәһәр китапханә хезмәткәрләре түбәнкамалыларны төрледән-төрле чаралар белән сөендерәчәк. Тукай паркында урнашкан җәйге эстрада сәхнәсеннән балалар һәм олылар өчен әзерләнгән викторина, конкурслар, әкият геройлары белән уеннар, Россия һәм Татарстан юбиляр язучыларга багышланган “Әдәби бәйләм = Литературный венок” исемле әдәби марафон, “Песня, ты моя отрада” исемле лекция-концерт булачак. Шулай ук ял итүчеләр “Татарстан – наша Родина, Нижнекамск – наш дом” дигән экологик әкият карый ала.
Бәйрәм программасының төп чарасы - Татарстанның яшь язучылары белән очрашу. Казаннан шагыйрь Ибраһим Булатов, Чаллыдан Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем яшьләр: “Мәйдан” журналы баш редакторы Фидаил Мәҗитов, Фирүзә Шәйхетдинова, Фәнсилә Шәйдүләтова килә. Очрашу 14.00 сәгатьтә башлана. (Яңгыр яуса, чара үзәк китапханә бинасында узачак).
Камбиева Р.Г. – методик бүлек мөдире.