Городская детская библиотека - филиал № 7

"Үткәннәргә сәяхәт"

Үткәннең күренмәгән җепләре безне, тормышыбызны, язмышларыбызны, бәйли. Без үткәннең тарихын белергә тиеш. Үз төбәгеңнең үткәнен белү: безнең ата-бабаларыбыз ничек һәм нәрсә белән яшәгәннәрен, нәрсәгә омтылганнарын, туган як тарихын белү безгә рухи көч һәм таяныч бирә. 2 нче гимназия укучылары өчен туган якны өйрәнү сәгате узды. Презентация ярдәмендә катнашучыларга үткән буынның көн күреше, яшәү рәвеше, турында мәгълүмат бирелде. Борынгы әйберләр белән уратып алынган, китап күргәзмәсе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Интерактив сорауларга җавап биреп, китаплардан мәгълүмат укылды.