Городская детская библиотека - филиал № 7

Тарихы

       Шәһәр  китапханәсе  филиал №7 иң беренче балалар китапханәсе  буларак  1965 елның  июлендә  нигез  салына. Китапханәне  беренче җитәкче  Черемных  Людмила Петровна  ачып җибәрә.  Ул әлеге  хезмәт урынында  19 ел эшли, 1984 елны лаеклы  ялга  китә. Шулай  ук өлкән  эшчеләребезнең  берсе  Каширина Нина  Петровна. Ул 1965-1972 елларда  эшләгән. 1972 нче  елдан  алып 1988 елга  кадәр абонемент  китапханәчесе  булып Груздева  Надежда  Ивановна  эшләгән. 1990 елдан китапханә мөдире  булып  Садыкова Резида  Галиахметовна  килгән. 2007 нче  елдан 2013 елга кадәр  Фәйзетдинова  Әнфисә Зиннуровна китапханә  мөдире  булып  эшли. 2014 елдан  хәзерге  көнгәчә китапханә  мөдире -  Пилайкина Светлана  Николаевна.