Городская детская библиотека - филиал № 7

"Нәүрүз -халкыбыз бәйрәме!"

Әле генә язгы март аена килеп керсәк тә, ә күңел инде язны көтә! 

Март ае исә безгә үзенең язны каршы алучы күркәм «Нәүрүз» бәйрәмнәре белән килеп керә. 

Кояш нурларының кызганып кына җылытуы бу исә кыш белән тартышу халәте инде. Әлегә кояш нурлары сибелгән көннәр бик сирәк булса да, безнең күңелләрдә хәрвакыт яз булсын, табигать уянсын, җанлансын! 

 Шул максаттан 2 нче гимназия укучылары белән язны каршыладык. Презентация ярдәмендә Нәүрүз бәйрәменең тарихы, уздыру тәртибе турында кызыклы итеп сөйләнде. Балалар «Нәүрүз» сүзенең фарсы теленнән «Яңа көн» дигән мәгънә белдерүен, аны 7 көн бәйрәм итүләре, өйдән өйгә йөреп теләкләр теләп йөрүләр турында белделәр.