Городская детская библиотека - филиал № 7

"Кырымның Россия белән кушылу көне"

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде.

Бу территорияләрнең Россия составына керүе 2014 елның 18 мартында Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләт ара килешү нигезендә теркәлгән.

Шул уңайдан 3 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен аралашу сәгате узды. Китапханәче балаларны ярымутрауның тарихы, табигате һәм истәлекле урыннары белән таныштырды. Укучылар Крым турындагы викторина соруларына җавап бирделәр, видео карадылар.