"Әбиемнең серле сандыгы!"
«Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк» - ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, 2 нче гимназия укучылары өчен «Әбиемнең серле сандыгы» чарасы үтте.
Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның тарихына кызыксыну уяту, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәкаль - әйтемнәребезне кабат искә төшерү сабый балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.