Городская детская библиотека - филиал № 7

"А.С.Пушкинны искә алу"

10 февральдә без Пушкинны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Россия өчен Пушкин мөһим шагыйрьләрнең брсе. Аның шигырьләре, әкиятләре, поэмалары, повестьлары бүгенге көнгә кадәр төрле яшьтәге миллионлаган укучыларга аңлаешлы булып кала. Нәкъ менә шушы датага багышланган иде әлеге әдәби сәгать. Чара башында китапханәче укучыларга бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы фактлар сөйләде, аның әкиятләрен искә төшерделәр. Кечкенә Сашага кызыклы, күңелле һәм моңсу күп төрле әкиятләрне, аның тәрбиячесе Арина Радионовна сөйләве турында да әйтеп кителде. Чарада катнашучыларга әсәрләрне белү буенча ярышырга туры килә. Соңыннан балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Укучылар, чыннан да, А.С. Пушкинның китапларын укыйлар һәм сорауларга җавап бирү кыенлык тудырмады.