Городская детская библиотека - филиал № 47

“ Кем китерә бәйрәмне?”

Шагыйрә Энҗе Мөэминованың шигырьләрен кем генә белми дә, кем генә укымый. Аның һәр шигырендә нәниләргә генә охшаш сафлык, татар халкына гына хас булган тантаналык, горурлык яңгырый. Мәктәп укучылары белән, шагыйрәнең 95 яшьлек юбилее уңаеннан, шигырь сәгате уздырылды. Укучылар Энҗе Мөэминованың иҗат юлы белән танышып уздылар, шигырьләрен укыдылар,  шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларын тыңладылар.