Городская детская библиотека - филиал № 47

“Водянойда кунакта”

Су  бабасы - тирә-як суларның  барына баш булып торучы мифик җан иясе.  Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар.

  Балалар бакчасыннан килгән нәниләргә иң элек Борынгы татар легенда-риваятьләрендә сулыкларда яшәүче су хуҗалары - Су бабасы, Су иясе, Су анасы турында сөйләп үтелде.    Алга таба балалар белән берлектә Су бабасының туган көнен төрле кызыклы уеннар уйнап дәвам иттек. Балалар бик теләп “Балык тоту”, “Су бабасы әйдә чык”, “Тамчы.Күл.Океан”, “Пазлны җый” уеннарында катнаштылар.