“Нәүрүз – яз бәйрәме”
Укучы балалар белән Нәүрүз бәйрәменә багышланган уенлы кичә үткәрелде. Кичәнең максаты итеп татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” турында балаларның белемнәрен киңәйтү, балаларда күтәренке кәеф тудыру; матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү алынды.
“Нәүрүз” бәйрәме турында кыскача сөйләп, укучыларны язгы зур бәйрәм белән котлап узгач, төрле уеннар, ярышлар уздырырылды: “Төенләнгән кулъяулык”(мәкальнең башын алып баручы әйтә, азагын кулъяулык бирелгән бала әйтеп бетерә).“Кашыкка күкәй куеп узышу”,“Капчык киеп узышу”, “Аркан тарту”. Бәйрәм барышында укучылар шигырьләр сөйләделәр, язга багышланган җырлар җырладылар.