Городская детская библиотека - филиал № 47

“ Мурландия иленә сәяхәт”

Хайваннарга карата кайгырту хисе, мәрхәмәтле караш тәрбияләү максатыннан кечкенә дусларыбыз белән мәчеләргә багышланган балалар иртәсе уздырылды. Презентация аша песиләрнең токымнары, назлыкайларның характерлары, тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы турында сөйләп үтелде. Балаларга песинең йорт хайваны булуын, аларны яратырга һәм иркәләргә кирәклеге анлатылды. Йомшаккайлар турында кызыклы фактлар һәм аларның тормышыннан иң шаян вакытлар күрсәтелде. Соңыннан балалар, яхшы кәеф дулкынында, песиләр турында китаплар карадылар. Балалар иртәсе чын мәгънәсендә кызыклы булды һәм мәчеләр турында белемне арттыруга булышлык итте.