Городская детская библиотека - филиал № 47

“ Күңел карурманнарының тургае”

«Онытма туган телне! Өйрән туган якны!” клубы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән, Ә.Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан,  иҗат юлы белән таныштыру сәгате үткәрелде. Чара барышында күренекле татар язучысы, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты турында сөйләп үтелде, «Мәк чәчәге»,"Матурлык" әсәрләреннән өзекләр укылды. Балалар игътибарына “ Күңел карурманнарының тургае”дигән китап киштәсе тәкъдим ителде. Анда язучының берничә китабы урын алды.