Городская детская библиотека - филиал № 47

"Балачакның күңелле мизгелләре "

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Әлеге бәйрәм уңаеннан 25 нче балалар бакчасы белән берлектә " Балачакның күңелле мизгелләре " дип аталган уенлы иртә уздырылды. Чара барышында балалар кызыклы сорауларга җавап тоттылар, " Лиана ", " Яшелчә, җиләк - җимеш ", " Аркан тартыш ", " Ничек итеп!? " кебек уеннар үткәрелде. Азакта төсле акбурлар белән бакча ишегалдына рәсемнәр ясадылар.