Городская детская библиотека - филиал № 47

“Газиз туган телем”

21-февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан 25 нче  балалар  бакчасының  балалары  белән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар иртәсе башында бу көннең каян килеп чыгуы, җир йөзендә ничә тел барлыгы һәм аларның күбесенең юкка чыгу куркынычы турында сөйләп үтелде. Алга таба туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрелде; тел  турында  мәкальләр,  әйтемнәр, табышмаклар әйтелде; татар халкының бик матур милли бәйрәмнәре искә алынды. Кечкенә  дусларыбыз  туган  телебезне  зурлап  татар  телендә  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.