Городская детская библиотека - филиал № 47

“Каһарман шагыйрь – Муса Җәлил”

15 нче февраль – патриот шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алу көне. Шул уңайдан безнең китапханә «Онытма туган телне! Өйрән туган якны!”клубы кысасында мәктәп укучыларын “Моабит дәфтәреләре” циклы белән таныштырып узды.

   «Моабит дәфтәрләре»- Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы. Ул татар халкына гына түгел, ә бөтен дөньяга билгеле шигырьләрдән гыйбарәт. “Моабит дәфтәрләре” –  әсирлеккә  шагыйрьнең  кичерешләрен  турыдан-туры чагылдырган лирик көндәлек ул. Аларда тоткынлыкның авырлыгы да, азатлыкны сагыну  да, йөрәк әрнүе дә бар. Коточкыч зур газаплар кичергәндә дә, авыр уйлану минутларында да без бу гаҗәеп кешенең гаять зур эчке көчен сизәбез.

  Слайдларга нигезләнеп укучыларга кыскача шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, фронтка эләккән еллары, “Моабит дәфтәреләре” турында тулы итеп мәгьлүмат бирелде. “Моабит дәфтәрләре” циклының тарихына күзәтү барышында иң тирән эчтәлекле  әсәрләре: “Җырларым”, “Ышанма”, “Батырлык турында”, “Вәхшәт” шигырләре укылды. Соңыннан укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә 8 китап һәм Муса Җәлилнең фотосурәте урын алды.