Городская детская библиотека - филиал № 47

“Рәхмәтең өчен рәхмәт”

11 январь көнне бөтен дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз “Рәхмәт” көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан безнең китапханәдә балалар иртәсе үткәрелде. Кечкенә дусларыбыз презентация ярдәмендә тылсымлы сүзләр кулланырга өйрәнделәр, “Матур сүзләр” турында мәкальләрне дәвам иттеләр, сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштылар.

 Балалар “Рәхмәт» сүзенең барлыкка килүе, бу сүзнең нәрсә аңлатуы һәм төрле телләрдә  ничек яңгыравы турында кызыксынып тыңладылар.