Городская детская библиотека - филиал № 47

“Укыйм сезгә, кызыклы китап!”

Август аенда да безнең китапханәбез балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торды. " Укыйм сезгә, кызыклы китап! " дип аталган китаплар аланында, 25 нче балалар бакчасының 10 нчы төркемендә тәрбияләнүче нәни дусларыбыз, татар язучылары һәм аларның мавыктыргыч әсәрләре белән танышып киттеләр. Бу айда китап сөючеләребезгә “Теремкәй”, “Торна белән төлке”, “Журнал укучы жираф”, ”Итагатьле мәче”, Л.Әмирханованың “Мин дәү үскәч”, Р.Хафизованың “Кыңгыраулар җыры”  кебек әкият-шигырьләре укылды.