Городская детская библиотека - филиал № 47

“Әдипләрнең юбилей иртәсе”

Әлеге шәхси китап күргәзмәсе язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликованың 80 яшьлек юбилее унаеннан абонементта урын алды. Күргәзмәдә язучының китапханәбездә булган 7 китабы, күп еллар дәвамында тупланып килүче папкадан аның биографиясе турында материаллар, фотосурәте куелды. Цитата итеп Мансур Вәлиевнең түбәндәге сүзләре алынды: “Әсәрләрне укыганда тагын шуңа сокланасың: язучы үз геройларының күңел дөньяларын тирәннән тоеп, аларның бөтен хәрәкәт мотивларын аңлап, белеп яза.Геройларның эчке чынбарлыклары, аларның күзгә күренеп тормаган яклары нинди булуын без шактый ачык һәм реаль сизәбез.Бу – әдәбият өчен бик мөһим сыйфат”. Китап сөючеләр үзләре укырга теләгән китапларны өйләренә укырга алдылар.