Городская детская библиотека - филиал № 47

«Онытма туган телне! Өйрән туган якны!”

 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның 65 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары белән шигырь дөньясына сәяхәт ясалды.

 Сәяхәт барышында яшь үзенчәлекләренә туры китереп Ф.Сафинның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгьлүмат бирелде; укучылар язучының китаплары белән таныштылар; шигырьләрен укыдылар.