Городская детская библиотека - филиал № 47

“ Без җиңүче оныкчыклары ”

Әлеге чара 25 нче балалар бакчасының 8 нче төркеме белән балалар бакчасының ишегалдында үткәрелде. Әңгәмәнең максаты итеп түбәндәгеләр куелды: җинүче оныкчыкларын Ватан сугышы турында булган мәгълүматларын тирәнәйтү, арттыру; ветераннарыбызга карата игътибарлы, рәхмәтле булу; Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр сөйләү, китаплардан әсәрләр уку. Инде менә 71 ел безнең илебез тыныч тормышта яши. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны – сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы, рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.                Иң элек балаларга яшь үзенчәлекләренә туры килерлек итеп әлеге дәһшәтле сугыш турында мәгълүмат бирелде, тарих белән якыннанрак танышып киттеләр. Үз фикерләрен әйтеп уздылыр. Чара барышында балалар сәнгатьле итеп темага кагылган шигырьләр сөйләделәр, әсәрләр тыңлап киттеләр, рәсемнәрен карадылар һәм китаплар белән таныштылар. 

Барлыгы 13 китап алып барылды, төркемдә уку өчен китаплар калдырылды. Шулай ук, балалар кызыксынып солдат кружкасын, кашыгын, казанчыгын (котелок), фляжкасын   карадылар.

  Шунсын әйтеп үтәргә кирәк,без җиңүче балалары, оныклары һәм дә оныкчыклары гомеребез буе каһарманнарыбыз каршында рәхмәтлебез, бурычлыбыз!