Городская детская библиотека - филиал № 47

«Йөрәк җылым сиңа, әнием...»

Безнең китапханә мәктәп укучылары белән берлектә әниләр өчен бәйрәм кичәсе оештырды. Кичә әниләргә багышланган иң матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар үзләренең булган һөнәрләрен күрсәттеләр.Чара барышында әниләр дә   зирәклектә, җитезлектә һәм игътибарлылыкта көч сынаштылар. Балалар белән берлектә “Балаларыгызны беләсезме?”, “Матур сүзләр”, “Баш хисапчы”, “Кызыклы сораулар” уеннарында катнаштылар.

 Кичә ахырында балаларның һәм әниләрнең фотолары белән презентация күрсәтелде.