Городская детская библиотека - филиал № 47

“ Бер-беребезгә ихтирамлы булыйк”

“Игелеклек – ул кояш, кеше күңелен җылыта. Бар яхшылык – кояштан, ә бар игелеклек кешедә.” \ М. Пришвин./

Нәрсә соң ул – игелеклек? Игелекле кеше – нинди ул? Балалар ул сүзне дөрес аңлыйлар, ләкин үкенечкә каршы гел игелекле булмыйлар. Шуңа күрә, безнең бурыч, иң кечкенәдән баларда игелеклек тәрбияләү. Шул максаттан  безнең балалар китапханәсендә  игелек сәгате узды. Нәни дусларыбызга игелеклек турында шигырьләр укылды, кешеләрдәге нинди сыйфатларның  яхшы булуы турында сөйләп узылды. Балалар “Яхшы сүзләр”,”Яхшымы? Начармы?” уеннарында катнаштылар, игелеклек турында мультфильм карадылар һәм җырлар тыңладылар. Кичә ике телдә алып барылды.