Городская детская библиотека - филиал № 47

« Матур сүзләр илендә”

  Безнең балалар китапханәсендә, 25 нче балалар бакчасының 7 төркеме белән, Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган шигырь сәгате узды. Шигырь сәгате барышында балаларга ел юбиляры турында, яшь үзенчәлекләренә туры китереп, кыскача мәгълүмат бирелде, китапханәбездә  булган  китаплары  белән якыннанрак таныштырылды,  балалар өчен язылган кызыклы шигырьләре укылды.

  Балалар шагыйрьнең китапларын бик зур кызыксыну белән карадылар, андагы шигырьләрне кат-кат күздән кичерделәр. Шигырь сәгате барышында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әни кирәк” җырының һәм “Кунакка килегез” шигыренең клипларын карап уздылар.