«Яңа китаплар белән таныш бул!»
33 нче мәктәп укучылары өчен китапханәгә яңа кайткан, ел китабы 2017 бәйгесендә катнашучы китаплар белән таныштыру сәгате үткәрелде. Күзәтү барышында берничә китаптан кызыклы шигырьләр, серле табышмаклар, хикәяләрдән өзекләр укылып узылды. Укучы балалар яңа дус табуның хикмәтләре, тылсымлы чәчәк турында күңелле генә хыялланып утырулар, намусның эчке тавыш икәне турында бик кызыксынып тыңладылар.