Городская детская библиотека - филиал № 47

«Яз килә - Нәүрүз килә»

Укучы балалар белән Нәүрүз бәйрәменә багышланган уенлы кичә үткәрелде. Кичәнең максаты итеп  укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру; татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз”  турында балаларның белемнәрен киңәйтү; укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гадәтләренә  мәхәббәт тәрбияләү; балаларда күтәренке кәеф тудыру алынды.

 “Нәүрүз” бәйрәмен безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме - өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

  Кичә “Нәүрүз” бәйрәме турында кыскача сөйләшү белән башланды. Бәйрәм барышында укучылар белән төрле уеннар, ярышлар уздырырылды. Балалар белән берлектә “Карга боткасы” пешерергә өйрәндек, табышмакларга җаваплар таптык.

 Бәйрәм балалар өчен  бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды.