Городская детская библиотека - филиал № 47

“ Муса – безнең йөрәкләрдә”

Муса Җәлилгә багышланган Әдәби-музыкаль кичәнең максаты итеп түбәндәгеләр билгеләнде : Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында  кыскача мәгълүмат бирү; балаларның зиһенен баету, фикерләү сәләтен үстерү, шагыйрь турында белемнәрен арттыру; М.Җәлил иҗаты нигезендә кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.

 Әдәби кичә слайдлар ярдәмендә алып барыла. Аларда Муса Җәлилнең фотосурәте, туган авылы күренеше, әнисенең сурәте, кызы Чулпан белән төшкән фотосы ,җәлилчеләр белән төшкән фотолары күрсәтелә. Шуларга таянып шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, фронтка эләккән еллары турында тулы итеп, яшь үзенчәлекләренә туры китереп, мәгьлүмат бирелә.

 Балаларга шулай ук шәһәребездә аның исеме белән аталучы кинотеатр барлыгы һәм моннан берничә ел элек кенә шәһәребездә аның мәһабәт һәйкәле калкып чыгуы турында да әйтеп үтелде.

 Кичә барышында укучылар, яттан сәнгатьле итеп, Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.