«Иң татлы тел – туган тел”
25 нче балалар бакчасының балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган балалар иртәсе үткәрелде. Иртәнең максаты итеп туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү алынды.
Балалар иртәсе барышында туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрелде; бу бәйрәмнең каян килеп чыкканы турында сөйләп үтелде; тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтелде; татар халкының бик матур милли бәйрәмнәрен искә төшереп үтелде. Кечкенә дусларыбыз туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык уеннары уйнадылар. Балалар иртәсен “Туган тел”җырын җырлап тәмамладык.