Городская детская библиотека - филиал № 47

“Герой шагыйрь Муса Җәлил”

18 нче февраль көнне 25 нче балалар бакчасының 8 нче төркеме белән берлектә “Герой шагыйрь Муса Җәлил” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Әдәби сәгать барышында китап сөюче нәни дусларыбыз шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак танышып киттеләр. Шулай ук балалар үзләре дә, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп бүләк иттеләр. Әдәби сәгать азагында “Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” дип аталган әдәби күргәзмәгә әңгәмә үткәрелде.