Городская детская библиотека - филиал № 47

“Татарстанның тарихи урыннары”

  Максат итеп  Татарстан  республикасының  тарихи  урыннары  турында мәгълүмат  бирү,  туган  якка  ихтирам,  кызыксыну  уяту, аның  белән  горурлану  хисе тәрбияләү алынды.

Мәктәп  укучылары  белән  “Татарстанның тарихи урыннары”  дигән   кызыклы  сәяхәт үткәрелде.  Укучыларга «Тарихи урыннарга бару кешегә ни өчен кирәк?» —  дигән  сорау бирелде. Укучылар бу  уңайдан үзләренең  фикерләрен  җиткерделәр. Мондый урыннарга сәяхәт кешегә  рухи  азык  бирә,  тирә-юньне  танып  белергә өйрәтә, сөйләм телен үстерә, мәдәниятен баета икән дигән нәтиҗә ясадылар.                                                                                                           Чара барышында  укучылар белән республикабызның тарихи шәһәрләрен һәм урыннарын искә төшереп, слайдларда карап үттек. Берничә укучы алдан әзерләгән, үзләренә кызыклы булган, туган якларының тарихи урыннары турында чыгыш ясап үттеләр.                                                 

 Бу чара “Мәдәни көндәлек кысасында” үткәрелде һәм ике телдә алып барылды.