Городская детская библиотека - филиал № 47

“Табигатьтәге кышкы үзгәрешләр”

25 нче  балалар  бакчасының  балалары  белән  кышка  багышланган  уен дәрес  үткәрелде. Аның  максаты итеп  –  балаларга  иң матур ел фасылларының берсе – кыш турында гомуми мәгълүмәт бирү; балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын  үстерү; кышкы уеннарны искә алу; туган ягыбызның кышкы табигате белән якыннан таныштыру алынды.

 Дәрес кыш турында җыр белән башланды; алга таба балалар  белән кышкы табигатькә сәяхәт ясалды.  Нәни дусларыбыз белән терек булмаган  табигатътә кыш  көнендә  була торган  үзгәрешләр, җәнлекләрнең кышкы тормышы турында танышып үттек.  Балалар кыш темасына һәм кышкы әкиятләр турындагы табышмакларга җавап бирделәр. Нәниләр бик теләп кызыклы уеннарда катнаштылар, кыш турында әкият карадылар.

     Уен дәрес бик мавыктыргыч  булып  узды һәм тема буенча әзерләнгән слайдлар ярдәмендә алып барылды.