Городская детская библиотека - филиал № 47

"Ромашка-сюрприз"

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә безнең китапханәдә Ромашка-сюрприз ясау буенча мастер-класс узды. Ромашка чисталык, наз һәм мәхәббәт символы.

 Чара башында балалар Петр һәм Феврония Муромскийлар тарихы белән таныштылар, ни өчен бу бәйрәмнең бу изгеләр белән бәйле булуын һәм ни өчен ромашка аның символына әверелгәнен белделәр. Шуннан соң чәчәк ясауга бик теләп тотындылар. Тиздән аларның кулларында матур ромашка пәйда булды. Аны балалар туганнарына һәм якыннарына бүләк итәчәкләр.