Городская детская библиотека - филиал № 47

"Шәһәр буйлап тылсымчы йөрде"

«Китаплаб» проекты кысаларында безнең китапханә Юрий Томинның "Шәһәр буйлап тылсымчы йөрде"китабы мотивлары буенча тематик көн  уздырды. Чара барышында балалар әдәби викторинада белемнәрен күрсәттеләр, экспромт-театр артистлары булдылар һәм Юрий Томин әсәренең төп герое Толик белән бергә тылсымлы шырпыларны эзләделәр. Һәр табылган шырпы белән балалар китапта Толикның теләкләре белән чагыштырылган биремнәрне үтәделәр: хоккей уйнадылар, математик биремнәрне чиштеләр, милиционер белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Барлык сынауларны узгач, малайлар һәм кызлар «Тылсымчылар шоу»ында фокус серләренә өйрәнделәр.