Городская детская библиотека - филиал № 47

“Укырга. Белергә. Онытмаска»

Пушкин картасы кысаларында 9 мәктәп укучылары белән “Укырга. Белергә.  Онытмаска» диеп аталган патриотик брейн-ринг уздырылды. Алар Бөек Ватан сугышы тарихын, җиңүче халыкның батырлыгы турында нәфис әдәбиятны яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук трейлерлар буенча фильмнарның исемнәрен  атадылар һәм сугыш еллары җырларын җырладылар. Морзе әлифбасы ярдәмендә фразаларны  укучылар бик кызыксынып чиштеләр.