Городская детская библиотека - филиал № 47

“Кем китерә бәйрәмне?”

Шагыйрә Энҗе Мөэминованың шигырьләрен кем генә белми дә, кем генә укымый. Аның һәр шигырендә нәниләргә генә охшаш сафлык, татар халкына гына хас булган тантаналык, горурлык яңгырый. Аның ике дистәдән артык шигырь китаплары, очерк, сценарийлары бар. Шигырьләрендә еш кына мәктәп, балалар темасы чагыла. Шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар да халкыбыз арасында киң таралган.
 Мәктәп укучылары белән, шагыйрәнең 100 еллык юбилее уңаеннан, шигырь сәгате уздырылды. Укучылар Энҗе Мөэминованың иҗат юлы белән танышып уздылар, шигырьләрен укыдылар,  шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларын тыңладылар.