Городская детская библиотека - филиал № 47

“Бер-беребезгә ихтирамлы булыйк”

Игелеклек сәгатенең максаты итеп түбәндәгеләр алынды: укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә – тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларның үз фикерләрен курыкмыйча, төгәл әйтүләренә ирешү; үзләрендә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү.

  Әңгәмә сәгате яхшылык турында җыр тыңлау белән башланып китте. Алга таба укучылар белән яхшылык, аны эшләү мөмкинлекләре турында сөйләштек, яхшылык эшләүнең кагыйдәләрен төзедек (кешеләргә ярдәм итәргә, көчсезләрне якларга, дустың белән соңгы әйберне бүлешергә, көнләшмәскә, башкаларның хаталарын кичерә белергә, гафу итә белергә). Укучыларга ихтирамлык турында мәкалләр укылды. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар (яхшымы? начармы?; ихтибарлы бул!).Соңыннан партадашларының яхшы сыйфатларын гына санап үттеләр. Игелеклек сәгате слайдлар ярдәмендә ике телдә алып барылды.