“ Ямьле-яшел җәйне озатып” : көзгә багышланган балалар иртәсе
25 нче балалар бакчасының балалары белән көзгә багышланган балалар иртәсе үткәрелде. Кичәнең максаты итеп – балаларга көз турында гомуми мәглүмәт бирү; көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру; балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын үстерү; табигатькә, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү алынды.
Балалар иртәсе илебезгә муллык алып килә торган ел фасылы – көз турында җыр белән башланды; алга таба балалар белән көзге урманга сәяхәт ясалды. Нәни дусларыбыз көзге урман байлыклары белән танышып үттеләр, яшелчә –җимешләр турындагы табышмакларга җавап бирделәр.Балалар белән берничә уен үткәрелде: яфрак очырту; күзләрне яулык белән бәйләп яшелчәләр арасыннан алманы табып, чиләккә җыю; гөмбәләр пазлын кем тизрәк җыя.
Балалар иртәсе кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды һәм слайдлар ярдәмендә алып барылды.