Городская детская библиотека - филиал № 47

"Табигать серләре"

Безнең китапханәдә «Нина Павлова китапларын укыйбыз»дигән төбәкара акция узды. Нина Михайловна Павлова ботаник-тикшеренүче, тәҗрибәләр һәм күзәтүләр теле белән табигать белән сөйләшергә күнеккән. Нина Михайловна Павлованың иҗаты белән якыннан танышу өчен балалар бакчасы балалары белән чара үткәрелде. Анда алар язучының биографиясе  һәм  балалар өчен язган әкиятләре белән таныштылар. Чара ахрында «Җир җиләге» әкиятен сәхнәләштерделәр һәм рәсемен буядылар.