Городская детская библиотека - филиал № 47

«Шаян шигырьләр остасы»

Шаян һәм тапкыр Шәвәлине кем белми! Бу геройны уйлап тапкан татар шагыйре һәм язучысы Шәүкәт Галиевка - 95. Шәүкәт Галиев шигырьләре балаларны фантазия байлыгы, бетмәс юмор белән җәлеп итә. Язучының юбилее хөрмәтенә укучылар белән «Шаян шигырьләр остасы» диеп аталган шигырь сәгате  үткәрдек. Чара барышында балаларны танылган татар шагыйренең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырып уздык. Кызыклы шигырьләрен һәм табышмакларын укыдык.