Китап белән күңел агара
Экскурсиянең максаты итеп: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханә белән якыннан таныштыру; китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү алынды.
25нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз белән берлектә китаплар иленә сәяхәт ясадык. Балаларга китапханә буенча кызыклы экскурсия үткәрелде, мавыктыргыч китап һәм журналлар белән таныштырып кителде, балалар белән китапларны саклау турында әңгәмә уздырылды, китапларга багышланган әкият -шигырьләр укылды, табышмакларга һәм китаптан укылган өзекләргә җаваплар бирелде. Әңгәмә ике телдә алып барылды.
Экскурсия китапханәбезгә багышланган презентацияне күрсәтү белән тәмамланды.