Городская детская библиотека - филиал № 47

"Яраткан укытучым өчен открытка"

Бүген безнең китапханәдә укытучы һәм остаз елына багышланган "Яраткан укытучым өчен открытка" диеп аталган мастер-класс узды. Чара башында балаларга укытучы һөнәренең мөһимлеге, педагогларның авыр, әмма затлы хезмәте турында сөйләп үтелде. Аннары балалар иҗат процессына чумдылар һәм укытучылары өчен открыткалар ясадылар. Мондый бүләкне укытучы саклаячак һәм җылылык белән искә алачак.