Городская детская библиотека - филиал № 47

«Көзләр матур җимешләр белән»

Көз-елның искиткеч вакыты, төсләрнең төрлелеге һәм уңышларның юмартлыгы белән сөендерә. Елның бу искиткеч вакытына багышланган чара барышында укучы дусларыбыз табигатьтә көз көне булган үзгәрешләр белән таныштылар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән алынган витаминнарның файдасы турында белделәр. Шулай ук балалар бик зур кызыксыну белән көзгә багышланган шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, китаплар карадылар.